Мамадыштан Альбина Горбунова элгәредән калган гаилә мирасы турында сөйләде ❤️ — 4 сентября 2026 г. в 07:35:00.501
Мамадыштан Альбина Горбунова элгәредән калган гаилә мирасы турында сөйләде ❤️ Альбина Горбунова Мамадыш шәһәрендә яши һәм иҗат белән шөгыльләнә. Милли киемнәр, шул исәптән, әлбәттә, керәшенчә киемнәр дә тегә. Минем әнием Римма Николаевна «хәзинәләр хәзинәсен» саклый. Алар — әбием, тутасы һәм үзе чиккән сөлгеләр, «кашага» (хәзергечә әйтсәк, ламбрекен), карават япмалары, алъяпкычлар. Һәр әйбернең үз тарихы бар. Ләкин йөрәккә иң якыны — әниемнең әтием Виктор Николаевичны армиягә озатканда бүләк иткән «чигүле кулъяулык». Ул заманнарда авылларда «Солдат озату» дигән матур йола булган. Беренче чиратта кызларның чигүле кулъяулыклары кадерләнгән. ДӘВАМЫ: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/mamadystan-albina-gorbunova-elgaredan-kalgan-gaila-mirasy-turynda-soilade

