Албай авылы башына Башыру качы куелды ☦️ — 15 сентября 2026 г. в 06:51:32.956
Албай авылы башына Башыру качы куелды ☦️ Әлеге игелекле эшне Мамадыш районының Албай авылы егете, Росгвардиядә хезмәт итүче 🌟Вадим Шатунов эшләгән Мондый Башыру качы күп кенә авылларда, нәкъ менә авылга керә торган җирдә урнашкан була. Албайга кайтучыларны да хәзер әнә шундый 9 метрлы зур, тимердән ясалган кач каршы ала. Инициаторы – шушы авыл егете Вадим Шатунов. — Безнең Албайда да Башыру качы урнаштырасы иде дип уйлап йөрдем. Бер авылда күрдем дә, шуның үрнәге нигезендә Чаллыда яшәүче дус егеткә эшләтергә заказ бирдем. Отпуск вакытында, авылдашларым ярдәме белән урнаштырдык — дип сөйли Вадим Шатунов. 💬«Әле эшлисе эшләре күп» ди Вадим. Юл белән тигезләр өчен 7-8 машина балчык саласы, таш җәясе, алтынсу төскә буярга, таштан тумбочка формасында нигезен ясарга.. — Алла бирса, махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, барлык эшләрен тәмамлап, священникны чакыртып аруландырырга дигән уем бар. Киләсе елларга дип планшлаштырып торабыз, — дип сүзен тәмамлады Вадим Шатунов.

