🌾Кәләй авылы атамалары: «Кәләй упкыны»
🌾Кәләй авылы атамалары: «Кәләй упкыны» Зинаида Захарованың «Кәләй авылы асыл җир икән...» китабыннан алынды📖 ✍️Аларның иң серлесе, мөгаен, фәнни әйләнешкә «Акташ упкыны» дип кергән урындыр. Хәер, аны «Кәләй упкыны» дип исемләү урынлырак булыр иде, чөнки ул авыл янәшәсендә генә урнашкан. Әлеге упкын вулкан кратерын хәтерләтә, аерма шунда гына: ул яртылаш су белән тулган. Инде ничә еллар бу упкынның килеп чыгышын төгәл генә аңлатып бирә алучы булмады. Хәзергә төрле фаразлар гына яшәп килә. Бу хәл 1939 елның 7 августында була. Кырда эшләп йөрүче трактор ап-аяз көнне, тип-тигез җирдә кисәк күздән юкка чыга. Аптырашкан халык шул урынга ашыга. Дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kalai-avyly-atamalary-kalai-upkyny