Людмила Аланлының (Янеева) өр-яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез📖
Людмила Аланлының (Янеева) өр-яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез📖 🌿Авылым шомыртлары Шомыртлар ак күлмәк киде, Сөендереп күңелне. Авылымның урамнары Хуш исләргә күмелде. Шомырт чәчәгедәй серле Авылымның кичләре! Язлар белән килде безгә Назлы сөю хисләре. Кушылды гашыйк күңелләр Шау чәчкәле язларда. Безнең керсез мәхәббәткә Сөенә күк язлар да. Ак чәчкәле шомыртларның Баллы булсын җимеше. Син бит минем өлешемә Язмыш биргән көмешем! Күбрәк шигырьләре: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/liudmila-alanly-iaty