10 октябрьдә күп якларда зиратларга бардылар, быел бу көн – 🥮✨Покрау алдыннан үлеләрне...
10 октябрьдә күп якларда зиратларга бардылар, быел бу көн – 🥮✨Покрау алдыннан үлеләрне искә ала торган көн. Бу көнне 🏘️Әлбәдән авылының зираты янындагы часовнясында да келәү узган. «Мондый келәү безнең авылда өченче тапкыр уздырылды. Келәүне бертуган ⛪️Дмитрий һәм Геннадий Сизовлар алып барды. Службага күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иделәр. Келәүдән соң өстәлләр әзерләп, пироглар белән чәй дә эчтек. Киләсе елларда да уздырырбыз дип өметләнәбез», – дип язды Александр Козлов. 📸Фото: Александр Козлов