💦Бахтада авыл чишмәсенә алып бара торган баскыч яңартылган🙌
💦Бахтада авыл чишмәсенә алып бара торган баскыч яңартылган🙌 Әлеге баскыч үзара салым акчасына яңартылган🤝 Чарада авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хабибуллина да катнашкан. Ул үз үзенең чыгышында авылдашларның бердәмлегенә, туган җирне яратуларына соклануын белдереп, бу проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен җиткергән. Бәйрәмдә авылның 🎶«Карендәшләр» фольклор ансамбле чыгыш ясаган, матур чиләкләр белән чишмәгә барып су алганнар. Шулай ук, авыл халкы, мәктәп укучылар ды килгән. 💬«Бу эш — Бахта авылында яшәүче һәркемнең бердәмлеге, тырышлыгы һәм туган җиренә булган мәхәббәте нәтиҗәсе», — дип язды бахталылар. 📸Фото: Алексей Тихонович