Никкүчтем истәлеге — чачауник 💒
Никкүчтем истәлеге — чачауник 💒 Никкүчтемнән халык күптән күченеп киткән инде. Кайчандыр карендәшләр яшәгән авылның тарихи хәтере булып, бары чачаунигы гына саклана ❤ Бу авылда тормыш күптән тукталган. Кайчандыр өйләр, урам булган урыннарны күптән инде агач-куаклык басып киткән. Җәй айларында кеше биеклеге булып үлән каплый. Алар арасыннан, вакыт үтү белән кыргыйланган карлыган куаклары, алмагачлар моңсу бер ятимлек белән карап кала. Яшьләр Никүчтем авылы турында белмиләр дә диярлек, бары тик өлкәннәр генә искә ала. Онытылган бу авылның исеме — Кече Баграж поселогы, халык аны үзара Никкүчтем дип йөрткән. Зәйнең туган якны өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова китергән мәгълүмат буенча, Кече Баграж — Зәй тимер юл станциясеннән 9 чакрым, Чаллы пристаненнан 69 чакрым ераклыкта урнашкан булган. Ул авылга, җир җитмәү сәбәпле, 1926 елны Югары Баграждан күченеп килгән 40ка якын гаилә нигез салган. Урыны — Зәй белән Баграж арасында, тау өстендә. Гомер буе эшкәртелү күрмәгән чирәм җир уңдырышсыз булган. Җир эшкәртеп, халык интеккән. Ахыр чиктә, Никүчтемне ташлап, читкә күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Авыл чишмәсе янында урнаштырылган чачауник кына бүген дә саклана. «Никкүчтем инде күптәннән юк, ләкин аның чишмәсен, чачаунигын чистартып, карап торалар», — дип яздылар Зәй керәшеннәре ВКонтакте челтәрендә. 📸 Зәй керәшеннәре.