Узган елның августында Бөрҗән районында 19 яшьлек игезәк кызлар юл фаҗигасендә үлгәннәр... — 8 июня 2026 г. в 18:24:54.949
Узган елның августында Бөрҗән районында 19 яшьлек игезәк кызлар юл фаҗигасендә үлгәннәр иде. Алар машина йөртү таныклыгы алынган Ильяс исемле егетнең “Рено”сына утырган булганнар. Егет идарә итүне югалта һәм машина әйләнә. Нәтиҗәдә кызларның берсе шунда ук, икенчесе 10 көннән мәрхүм була. Әлеге егетне суд 8,5 елга хөкем итә. Егет үзе дә гарип калган, коляскада гына хәрәкәтләнә. Ул суд карары белән риза булмый югары судка шикаять язган. Прокуратура исә 8,5 ел гына аз дип исәпли. Якын арада бу эшкә нокта куелачак. Фото: Уфа Кп

