Бүген Пермь краеның Барда муниципаль округында "Барда җыены" узды. — 20 июня 2026 г. в 18:56:18.456
Бүген Пермь краеның Барда муниципаль округында "Барда җыены" узды. Милли бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә делегация - сәнгать осталары, көрәшчеләр дә катнашты. Теләче районында җитештерелгән пластик эшләнмәләр, бал, чәчәкләр һәм башка товарлар тәкъдим ителде - аларны бик теләп алдылар. Күргәзмәләр эшләде, кызыклы уеннар оештырылды, мич коймагы белән дә сыйладылар. Бәйрәм кунаклары әби- бабайларыбыз кулланган борынгы эш кораллары белән танышты. Сәхнәдә Татарстанның Атказан артисты Марсель Васил улы Вагыйзов һәм үзешчәннәребез чыгыш ясады. Барда җыенында катнашучыларга ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тәбрикләү хатын районыбыз башлыгы җиткерде. Бәйрәмдә Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Газбулла улы Алапанов, Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Леонид Вячеславович Политов, Башкортостан Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Салават Нәзир улы Кулбахтин, «Бердәм Россия» партиясенең Пермь крае Төбәк бүлекчәсе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Пермь крае Закон чыгару Җыелышы депутаты Станислав Андреевич Швецов, Пермь краеннан Дәүләт Думасы депутаты Антон Игоревич Немакинның ярдәмчесе Дарья Валерьевна Высотина, Россия Үзәк Диния нәзарәте составында Пермь крае Мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев, Барда муниципаль округы Думасы рәисе Илгизәр Равиз улы Вахитов катнашты. Кунакчыл халыкка рәхмәт, кабат күрешүләр насыйп булсын!

