Теләчедә су коену урыннары юк — 22 июля 2026 г. в 14:59:02.222
Теләчедә су коену урыннары юк Җәй мизгелләрен су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Табигать кочагындагы ялны үз итсәк тә, җәен шомлы хәбәрләр - өлкәннәрнең дә, балаларның да суга бату очраклары сагайта. Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге хәбәр иткәнчә, районыбыз сулыклары санитар-химик һәм вирус күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килми. Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Димәк, хөрмәтле райондашлар, бу сулыкларда коенырга ярамый, дигән сүз. Гомумән, сулыклар янында сак булсак иде!

