Түбән Саурышта - «Аулак өй» — 19 июля 2026 г. в 19:04:24.847
Түбән Саурышта - «Аулак өй» 17 июль көнендә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, халкыбызның бай мәдәни мирасына һәм гореф-гадәтләренә багышланган фольклор көне билгеләп үтелә. Бу көнне Түбән Саурыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, «Умырзая» , «Наз» фольклор, һәм «Кояшкай» ансамбль кызлары белән берлектә, «Аулак өй» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар. Чарада катнашучылар традицион костюмнарда борынгы йолалар һәм бәйрәмнәр рухын чагылдырган халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Моннан тыш, чарада борынгы һәм халык иҗаты әйберлэре күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда һәркем уникаль экспонатлар белән таныша алды. Буыннар бердәмлеген һәм дәвамлылыгын символлаштырган зур әйлән-бәйлән, шулай ук традицион ризыклары күргәзмәсе дәбар иде. Бу бәйрәм чын күңел бәйрәменә әверелде, барлык катнашучыларга туган мәдәниятнең чыганакларына кагылырга һәм аның кыйммәтләрен яшь буынга тапшырырга мөмкинлек бирелде. #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ

