Кырларда - техника шавы — 4 августа 2026 г. в 19:10:52.641
Кырларда - техника шавы Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - җыю эшләре бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенннән 4 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 4746 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Планга карата эш үтәлеше - 21%. Районның уртача тулаем икмәк кереме - 15200 тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә, 32 центнер иген уңышы туры килә. Бу күрсәткеч “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгында - 37,8, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә - 34,2, “Алан” акционерлык җәмгыятендә - 33,7 центер тәшкил итә. Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте игенчеләре көзге рапс культурасы чәчүгә кереште. Әлеге культураны алар 1451 гектар мәйданда игәргә планлаштыралар. Биредә көзге чәчү эшләре 5741 гектар мәйданда башкарылачак. Тулырак: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/i-1785846867

