Бүген һава -десант гаскәрләре көне. Әлеге уңайдан Теләчедә, «Дан аллеясы»нда тантаналы ...
Бүген һава -десант гаскәрләре көне. Әлеге уңайдан Теләчедә, «Дан аллеясы»нда тантаналы чара булып үтте. Һава- десант гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбызны, чара кунакларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов һәм районның һава-десант гаскәрләре ветераннарының район бүлеге җитәкчесе Ирек Исмәгыйлов, Саба районы бүлеге җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны Иван Максимов сәламләде һәм үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Фәнил Нигъмәтҗанов