Районыбыз кырларында тулы куәткә 2026 ел урагы бара. — 13 августа 2026 г. в 18:53:11.464
Районыбыз кырларында тулы куәткә 2026 ел урагы бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 август киченә алынган мәгълүматларга карганда, бөртекле культуралар 10737 гектар мәйданда җыеп алынган. Планга карата эш үтәлеше – 48%. Җыеп алынган иген уңышының тулаем кереме 33 мең тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 30,7 центнер тәшкил итә. «Низамов М.Х.» крестьян – фермер хуҗалыгында бу күрсәткеч – 34,5, «Алан» АҖ – 33,6 центнер тәшкил итә. Район хуҗалыклары көзге бөртекле культураларны, борчакны җыйнау эшен төгәлләп килә, күбесе арпа, солы суктырырга кереште. Бүген иң күп икмәкне ҖЧ «Август- Теләче» ширкәтеннән Рәмис Хәнәфиев суктырды. Ул суктырган икмәк күләме 1645 тонна тәшкил итә. Икенче урында, шулай ук, «Август -Теләче» ширкәтеннән Нәфис Мөхәммәтгалиев. Аның комбайн бункеры аша 1445 тонна ашлык узган. Өченче позициядә – «Алан» АҖ Ренат Гатауллин. Ул 1246 тонна икмәк суктырган. Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплыклары чикләнгән «Игенче» һәм «Чулпан» ширкәтләре кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, комбайнчылар, белгечләр һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Азактан, урып-җыю кампаниясендә нәтиҗәле хезмәт куйган игенче – механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. Әлегедәй сертификатка игеннәрне теземнәргә салучы Ирек Каримуллин («Игенче» ширкәтеннән) белән суктыруда эшләүче Ренат Авзалов («Чулпан» ширкәтеннән) лаек булды. Фәнил Гаязов..

