❗ ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДА ЯШӘҮЧЕЛӘР!
❗ ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДА ЯШӘҮЧЕЛӘР! Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты янәшәдәге һәм йорт яны территорияләрен тиешле тәртипкә китерүегезне сорый. 🌿 Үләннәрне һәм чүп үләннәрен чабу, чабылган үләннәрне, чүп-чарны җыеп алу һәм территорияләрне тәртипкә китерү зарур. 📅 Барлык эшләрне дә 9 сентябрьгә кадәр (9 сентябрьне дә кертеп) тәмамларга кирәк. ⚠️ Әлеге эшкә җаваплы каравыгызны һәм аны соңгы көнгә калдырмавыгызны сорыйбыз. 🏡 Торак пунктларыбызның чисталыгы һәм төзеклеге һәр кешенең үз территориясен тәртиптә тотуга җаваплы каравыннан тора. ❗ Билгеләнгән вакыт эчендә күрсәтелгән эшләрнең үтәлешен тәэмин итүегезне сорыйбыз. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты.