Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 3 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча... — 4 сентября 2026 г. в 12:52:12.666
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 3 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы җиде көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар. Игеннәрне суктыруда: беренче урында - Рәсим Фәхрислам улы Исламов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән; икенче урында - Ринат Исламетдин улы Афзалов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән; өченче урында - Дания Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М.Х,” крестьян - фермер хуҗалыгыннан, Фәнис Гаяз улы Миңнебаев - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән, Айрат Рәшит улы Шәкүров - “Әхмәтова Г.Ф” крестьян - фермер хуҗалыгынннан. Игеннәрне теземнәргә салуда: Ирек Хәмит улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән. Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте игенче - механизаторы Рәсим Фәхрислам улы Исламов иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

