Исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән Үзәк авылыннан Эл...
Исеме Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән Үзәк авылыннан Эльмира Дамир кызы Вәгыйзовага исемле таныклык бирелде. Ул кибеттә сатучы булып эшли. Вакыт тиз уза, һәм күпчелек һөнәрләргә алмашка техника килә, шулай да, сатучы һөнәре, элеккеге кебек үк, кирәклеләрнең берсе булып кала, чөнки кешеләргә товар сатып алу гына түгел, кибет киштәләре артындагылардан җылы сүзләр ишетү дә мөһим. Хезмәтегез өчен рәхмәт, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.