Ташлар баскан чаклар була — 14 июня 2026 г. в 11:12:43.019
Ташлар баскан чаклар була Аллаһыдан түзем ал! Дошманнарың сөенгәндә Сынма, кеше булып кал! Көтмәгәндә шөһрәт килсә Шөкер ит тә, тынып кал Мактанма син, күз тимәсен Тыйнак кеше булып кал! Тормыш кичә ачы булса Иртәгәсен булыр бал... Аек кара һәрбер хәлгә Әммә кеше булып кал! Күтәргәннәр икән биек, Килгән икән тәхет, мал Онытма син дусларыңны, Тугры кеше булып кал! Кайда барма, кайда йөрмә Акыллы бул, гыйбрәт ал Бу тормышта бар да вакытлыча Бары кеше булып кал! Кибә күлләр, күчә чүлләр Вакыт ага, килер ял Чиста намус сине озатыр Бүген кеше булып кал! Мирһади Разов

