Шәмсия Җиһангирова — 20 июня 2026 г. в 17:31:12.948
Шәмсия Җиһангирова * * * Әллә елыйм, әллә көләм, Ал да гөл түгел әле... Көзләрең җитмәгән, диеп, Алдый ник күңел әле?! Беләм бит мин әкрен-әкрен Кышларга кергәнемне. – Унсигездә дип тойсам да Тынгысыз йөрәгемне. Кышлардан соң яз киләчәк, – Бу – табигать кануны. Күз алдына китералмыйм Мәңге кышта калуны. Кыш та түгел, яз да түгел, – Кара әле, ак әле... Шул хәләткә хәйран калып, Илзар булган чак әле! 13. 02. 2021

