ҖЫЛЫ ЭЗЛИ КҮҢЕЛ... — 21 июля 2026 г. в 04:01:54.828
ҖЫЛЫ ЭЗЛИ КҮҢЕЛ... Җанга нидер җитми кайвакытта, Җитди сәбәпләр дә юк сыман. Матур төштәй якты үткәннәрне Сагына шул күңел, юксына. Дәшеп ала, бер кайтып кил диеп, Туган-үскән нигез җылысы. Монда яши әти-әни назы, Һәм бәхетнең иң-иң олысы. Алма бакчасында, хуш ис бөркеп, Тыпырдашып алма коела. Бакча капкасыннан үсмер чагым Йөгереп чыгар кебек тоела. Әйтерсең лә кайнар икмәк көтә Туган йортның ап-ак мичендә, Һәм тәүге яр, ак сиреньнәр тотып Май аеның якты кичендә. ...Нидер җитмәгәндәй, өзгәләнеп, Күңел куйса кайчак боегып, Җан юатыр җылы эзлибез без, Якты үткәннәргә сыенып. Сания ӘХМӘТҖАНОВА
59 просмотров