Ике генә сәбәп була ала — 19 июля 2026 г. в 13:39:10.617
Ике генә сәбәп була ала Ир-егетне дәшкән изге яуга. Беренчесе: Туган илен яклап, – Кермәс өчен дошман чиктән атлап. Икенчесе – ата-бабалардан Ир-егеткә бурыч булып калган: Хәтәр астында хет калсаң кал син, Хатын-кызны яклап, хәнҗәр ал син! Җырлыйм дисә дә, җыр чын йөрәктән, Ике сәбәп күңелен тибрәткән: Берсе аның – Туган илне сөю. Икенчесе – хатын-кыз дип көю! ✍ Рәсүл Гамазатов 📚 Русчадан Рафис Корбан тәрҗемәсе

