Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли... — 27 июля 2026 г. в 18:51:16.079
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның әнисе вафат. Саимә апа Тукай районының Сәет авылында гомер кичергән. 7 августта аңа 90 яшь туларга тиеш булган. Авылдашлары аны сабыр, киң күңелле, дини иде диләр. Ил күрке булырлык балалар үстергән ананың авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты

