Курку белмәс батыр татар егетләрен, аларның якыннарын һич кенә дә онытмыйбыз. Бүген бе... — 27 июля 2026 г. в 12:13:57.243
Курку белмәс батыр татар егетләрен, аларның якыннарын һич кенә дә онытмыйбыз. Бүген безнең иҗат төркеме СВО зонасында батырларча һәлак булган Гостомель десанты герое, гвардияле лейтенант Илдар Зөлфир улы Ханнановның әти-әнисе, гаиләсендә кунакка килде. Газета укучыларны Илдарның батырлыгы һәм аның якыннары белән таныштырырга уйладык. Илдар Зөлфир улы Ханнанов 1997 елның 27 октябрендә дөньяга килә. 44 нче гимназияне уңышлы тәмамлап, хәрби хезмәткәр һөнәрен сайлый. 2022 елның 3 мартында Украинада махсус хәрби операция барышында чын батырларча һәлак була. Россия Президенты указы нигезендә, Илдар Ханнанов үлгәннән соң Батырлык ордены (орден Мужества) белән бүләкләнә. Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан Ислам мәдәни-агарту үзәге карамагында Гостомель десанты геройлары музее эшләп килә. Резеда Фариз кызы Ханнанова тырышлыгы белән булдырылган әлеге музейханә гвардияле лейтенант, махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Зөлфир улы Ханнанов исемен йөртә. Чардаклы районы Октябрьский бистәсендәге урамга күптән түгел гвардияле лейтенант, махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Ханнанов исеме бирелде.

