Сабыр чишмәләрен күрсәтсәгез, — 27 июля 2026 г. в 03:27:20.547
Сабыр чишмәләрен күрсәтсәгез, Эчәр идем суын йотлыгып. Кайчагында борчуларым белән, Сагыш кочып калам утырып. Уйларыма төренәм дә шулай, Чыгып китәм сугыш кырына. Улым анда минем - балакаем!!! Көен салган кайту җырына. Нарасые, сөеклесе өчен, Дүртенче ел шунда тилмерә. Дусларының гомерләрен саклый, Кирәк икән - хәтта җан өрә. Ике араларны тоташтырып, Хәбәр йөри - җанлы язулар. Солдатларның күңелләрен бүген, Әйтегезче, әйтче, кем аңлар? Ниләр генә күрмәде дә алар? Нинди генә хәлгә калмады?! Без аналар көн дә яшь түгәбез, Догабызмы гомер саклады?! Кайтуыңны көтәм секунд санап, Кичер улым язмыш сынавын. Яшәтә бит мине белү генә, Бу дөньяда балам син барын!!! Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле -Казан. 26. 06. 2026

