Россия мөселман хатын кызлар Союзы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина Димитровград Җәмигъ ... — 5 сентября 2026 г. в 07:53:11.387
Россия мөселман хатын кызлар Союзы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина Димитровград Җәмигъ мәчетен юбилее белән котлады. Бары тик мәчеттә генә калебләребез сафларына, күңелләр йомшара, Аллаһы йортына яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк, диде Наилә ханым. Казан кунагы Димитровград шәһәре мөслимәләренең эшен уңай бәяләде. Наилә ханым танылган милләттәшебез Римма Афандееваны Россия мөселман хатын кызлар Союзының Димитровград бүлеге җитәкчесе дип белдерде һәм шәһәрнең баш абыстае дигән сертификат тапшырды.

