Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчетенең 130 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы башла... — 5 сентября 2026 г. в 07:18:22.578
Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчетенең 130 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасы башланып китте. Мәчетнең имам хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов мәчет эшчәнлеге, тарихы белән таныштырып үтте. Җәмигъ мәчетнең 130 еллык юбилее уңаеннан әлкә Губернаторы Алексей Русскихның котлау сузлэрен урынбасары Александр Коробко җиткерде һәм имам хатыйб Ильяс хәзрәткә халыклар арасында дуслык хисләре тәрбияләве, власть органнары белән аңлашып эшләве өчен рәхмәт белдерде . Юбилей уңаеннан шулай ук мөхтәрәм кунаклар - өлкә Законнар чыгару җыелышы рәисе урынбасары Владимир Камеко, РФнең Федерация Советы әгъзасы Айрат Гибатдинов, Димитровград шәһәре администрациясе башлыгы Сергей Сандрюков,, шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, өлкә региональ Диния нәзарәте рәисе , мөфти Илдар хаҗи Сафиуллина, "Өмет" газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов һ.б. котлауларын ирештерделәр.

