Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. — 5 сентября 2026 г. в 04:32:38.367
Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге көндә мәчет Димитровград татар-мөселманнарын берләштерүче, халыкка традицион ислам кыйммәтләрен җиткерүче үзәк булып тора. Күптән түгел генә 130 еллык мәчеттә капиталь ремонт ясалды, дин дәресләре, татар теле курслары эшләп килә, никах, балага исем кушу йолалары яңартыла, дини мәҗлесләр үткәрелә, мәетне соңгы юлга озату өчен мөмкинлекләр тудырылган. Мәхәллә халкы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озату, СВОдагы якташларының гаиләләренә, картлар, инвалидлар йортларында яшәүчеләргә һәрдаим ярдәм итеп торалар . Мәчетнең имам хатыйбы - милләт җанлы, иманлы милләттәшебез Ильяс хәзрәт Мухутдинов. Ул дистә елдән артык шәһәр мөселманнарын берләштереп, власть органнары, юмарт эшмәкәрләр белән кулга кул тотынышып, дустанә мөнәсәбәттә мәчеткә җитәкчелек итә.

