8 сентябрьдә Россия халыклары телләре көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге бәйрәм Президент Вл... — 4 сентября 2026 г. в 17:11:27.774
8 сентябрьдә Россия халыклары телләре көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге бәйрәм Президент Владимир Путин тарафынннан 2025 елда игълан ителде. Бу көнне ульяновскилылар "Россия - халыклар йорты" Бөтенроссия диктант язу акциясенә кушыла. Әлеге чара Халыклар бердәмлеге елы һәм танылган авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көненә багышлана. Диктантта шагыйрь әсәрләреннән өзек тәкъдим ителә. Диктантны 21 телдә язарга мөмкин булачак. Диктант язу өчен төп мәйданчык - Ульяновск шәһәренең С.Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе. Шулай ук диктантны барлык китапханәләрдә, Татар мәдәният үзәгендә һәм "Бердәм Россия " партиясенең Кузнецов урамындагы штабында язарга мөмкин. Диктантны онлайн режимда язарга да була. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

