Николаевка районы Зур Чирекле авылында гомер кичерүче Алия Билал кызы Лихманова 101 яш... — 9 сентября 2026 г. в 09:21:23.855
Николаевка районы Зур Чирекле авылында гомер кичерүче Алия Билал кызы Лихманова 101 яшьлеген билгеләп үтте. Бала-оныклары, оныкчыклары, туганнары, күршеләре һәм авылдашлары гасыр яшьтәшен гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Николаевка район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Хезмәт ветеранын туган көне белән тәбрикләде һәм сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, игелеген күреп тагын озак еллар яшәвен теләде.

