Татар телендә диктант язабыз... — 8 сентября 2026 г. в 16:17:21.917
Татар телендә диктант язабыз... Анам теле, татар телем минем, Син гомергә күңел шифасы. Син дөньямның матурлыгы - Нинди бай син, матур, илаһым. Үзебезгә генә хас "иман" бар, Бүтән милләт ни дип аңлар соң? Шушы сүзне бутән сүзлекләрдән Табарсыңмы? Эзләп кара соң! Ә "рәнҗү"не нинди телдә, дустым, Тирән мәгънәләрен аңларсың. Тик ул булсын сүзлекләрдә генә, Араларда рәнҗү калмасын! Татар "моңы" дөньяны гөрләтә, Кабатланмас безнең моң бит ул, Кайгыдан да, шатлыктан да туган Йөрәкләрдән чыккан җыр бит ул! Диктант язам горурланып! Яшькә кушылып тама бу хисем. Илем халкы татарлар турында: Бердәм, дус, батыр, матур, дисен! Фәридә Молоткова, Бирючевка бистәсе.

