Бәхетлеме? Бәхетсезгә кара. — 13 сентября 2026 г. в 04:10:58.835
Бәхетлеме? Бәхетсезгә кара. Сәламәтме? Кара гарипкә. Байлыгыңны аз дисеңме әле? Игътибар ит әле өйсезгә. Зарланганда кайчак эш күплеккә, Кара әле эшсез берәүгә. Ялгыз калыр идем аз булсада, Димә берүк, кара ятимгә. Бәхетләрне кызганган дип әйтмә, Канәгать бул Ходай биргәнгә... Зарланганчы уйла, җир йөзендә Бәхетсезләр бар бит синнән дә. Маннанова Рәфинә

