Ашыгыйк — 28 августа 2026 г. в 17:07:12.180
Ашыгыйк Фәнис Яруллин Актыккы сулышны алганда Уфтанмас өчен җан ачынып - Кулларда егерлек барында Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Күтәрик егылган гөлләрне, Матурлык калмасын басылып. Холкыбыз бик сабыр булса да Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Булмасын нәфсебез безгә баш, Без аңа үзебез баш булыйк. Яманлык җиңелсен дисәк без, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Ходайның һәр бирмеш көнендә Бер матур як белән ачылыйк: Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

