🎬16 апрельдән Россия кинотеатрларында «Гашыйклар тавы» фильмы күрсәтелә башлый. Бу - С... — 17 апреля 2026 г. в 03:12:26.780
🎬16 апрельдән Россия кинотеатрларында «Гашыйклар тавы» фильмы күрсәтелә башлый. Бу - Салават Юзеевның әтисе Илдар Юзеев әсәре буенча төшерелгән фильмы. «Без татар тамашачысына таныш әсәрне кино сәнгатенә күчердек. Мин роуд-муви жанрын сайладым – ата белән ул туган ягына кайтып бара һәм, юлда зур сынаулар узып, бер-берсен аңлау дәрәҗәсенә җитәләр. Әсәрдә болар юк, кинода бар. Азагы бәхетле тәмамлана – мин бәхетле финал яратам», – диде Салават Юзеев. Әлеге кинокартинада күренекле артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Рәфыйк Таһиров, Булат Гатауллиннар төшкәң, дип хәбәр итә Интертат. ру

