Өмет» кә язылырга ярдәм ит!» социаль акциясенә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең б... — 16 апреля 2026 г. в 08:43:46.307
Өмет» кә язылырга ярдәм ит!» социаль акциясенә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең бизнесменнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Камил Мусин кушылды. Милләт җанлы Камил Ислам улы Ульяновск шәһәрендә һәм Иске Кулаткы районында яшәүче барлык туганнарына, шулай ук Татар мәдәният үзәге белән ТНВ телеканалының Ульяновск филиалына (барлыгы 15 экземпляр) 2026 елның икенче яртыеллыгына подписка бүләк итте. Өлкәбез күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасын саклап калуга зур өлеш керткән өчен Камил Мусинга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Камил Ислам улы әле чын балыкчы да. Аңа киләчәктә күп итеп балык тотып, якыннарын шатландырырга язсын.

