15-17 апрельдә Казанда Бөтендөнья "Туган тел " җыены уза. — 16 апреля 2026 г. в 04:11:23.603
15-17 апрельдә Казанда Бөтендөнья "Туган тел " җыены уза. Форумда Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары катнаша. "Туган тел" форумында Ульяновск өлкәсеннән дә делегатлар бар. Форум тантаналы рәвештә ачылганнан соң Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан фәнни-методик семинар узды. Җыенның беренче көне Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында делегатларның «Татарча диктант» акциясендә катнашуы белән тәмамланды.

