*** — 15 апреля 2026 г. в 02:48:12.743
*** Гомер алай да уза, болай да уза ул... Мәңгелек нужа инде ул. (Бер дусның авызыннан) Мин гомер дигән сынауның Яртысын узган микән, "Агартам" дип типкән йөрәк Никадәр тузган икән. Язганнарым офыкларда Мәңгелек тузан микән, Шифа булып, күңелләрне Исерткән буза микән. Гомер ул алай да уза, Болай да уза икән. Матурлап өйгән эскертне Җил тузып боза икән... Ә гомер ул – яшәү сутын Тутырган куза икән. Яшәү суына буталган Мәңгелек нужа икән. ©Булат Ибраһим

