Ульяновск өлкә "Ак калфак" татар хатын кызлары оешмасы әгъзалары махсус хәрби операция ... — 13 апреля 2026 г. в 12:56:36.683
Ульяновск өлкә "Ак калфак" татар хатын кызлары оешмасы әгъзалары махсус хәрби операция башланган көннән үк игелекле эшкә алынды - хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп озаталар. СВОдан килеп ирешкән рәхмәт сүзләреннән аңлашылганча, ир-егетләребез күңел җылылыгы белән пешерелгән чәкчәк, бавырсак, өйдә киселгән токмачны аеруча көтеп алалар икән. Бүген "Ак калфак" рәисе Кәримә Алиуллина җитәкчелегендәге гүзәл затларыбыз Ишеевка бистәсендә күмәкләшеп токмач кистеләр. Әлеге игелекле чараны оештырырга Ульяновск районы башлыгы Рафаэль Закиров ярдәм итте. Рафаэль Индус улы гүзәл затларга токмач кисү буенча мастер класс күрсәтте. Ак калфаклылар Браво кафесы хуҗасы Венера Хасановага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

