Нәрсә соң ул бәхет? Ни ул – бәхет? — 13 апреля 2026 г. в 03:24:55.358
Нәрсә соң ул бәхет? Ни ул – бәхет? Бу дөньяда озак яшәүме? Сау-сәламәт гомер итүме ул? Гел тәмлене генә ашаумы? Бәхет – ни ул? Бәхет – нәрсә соң ул? Түрә яки хуҗа булумы? Гашыйкларның Сөю касәләре Мөлдерәмә булып тулумы? Бай булумы, тук яшәүме – бәхет? Һәм, гомумән, бәхет бармы ул? Әгәр булса – зурмы, кечкенәме? Дөнья кебек киңме, тармы ул? Ни ул – бәхет? Нәрсә соң ул – бәхет? Гел алтыннан торган тәхетме? Якыннарың гүргә иңгән чакта, Бай булуың синең – бәхетме? Озак яшәү бәхетме ул, әгәр Син күп еллар ятсаң авырып? Сау-сәламәт яшәү – ул бәхетме, Юкка чыккан чакта авылың? Нәрсә соң ул – бәхет? Бәхет – ни ул? Яшәүме ул – бергә җан атып? Бу сорауга җавап эзли һәркем, Тик табалмый төгәл җавабын. Мин дә эзлим... Сизгән төсле булам – Җилләр кебек аның искәнен. Әгәр беркөн күрсәм ул Бәхетне, Уянырмын сыман... сискәнеп. ...Әллә каян Тавыш килде кинәт. Һәм әйтте Күк миңа шулвакыт: – Бу дөньяда синең булуың ук – Түгелмени инде шул Бәхет?! Ләбиб ЛЕРОН Шәһри Казан

