Ульяновскиның "Киндякова" мәдәният йортында. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,... — 12 апреля 2026 г. в 11:00:01.711
Ульяновскиның "Киндякова" мәдәният йортында. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу кичәсе башланып китте. . Мәртәбәле кунаклар - Ульяновск шәһәренең үзәкләштерелгән клуб системасы директоры, шәһәр Думасы депутаты Людмила Хохлова, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, "Өмет" газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов Шәмсия ханымның иҗатына соклануларын белдерделәр, әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Шәмсия ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде. -Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, -Татарстанның халык артисты, композитор Вәис Бәйрәмов - "Нур"! театры коллективы: Җәмилә Мифтахова, Мәулетдин Тазетдинов, Гөлинә Заббарова, Рамиль Вафин, Зельфия Хамидуллина., Алия Рязапова, Радик Сагъдеев танылган иҗат әһеле Ш. Җиһангированың шигырьләрен сөйләделәр,, җырларын башкардылар.

