Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә узган «Сембер карлыгачлары-2026» өлкә балалар иҗа... — 11 апреля 2026 г. в 11:39:52.461
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә узган «Сембер карлыгачлары-2026» өлкә балалар иҗат конкурсының җиңүчесе билгеле. Мәдәни үзәк каршында эшләп килүче «Хыял тамчылары» балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова) Гран-прига лаек булды. Балалар Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән «Сәгать» җырын кашыкларда уйнап башкардылар.

