Кемнәргәдер ярыйм, диеп — 11 апреля 2026 г. в 07:44:41.279
Кемнәргәдер ярыйм, диеп Яшәр чаклар инде үткән, Фикерләүләр башка хәзер, Кирәк иде шулай күптән. Чәчең белән җир себер, тик Барыбер ярый алмыйсың шул, Шушы сүзләрнең хаклыгын Еллар үткәч аңлыйсың ул. Берәрсенә кирәк чакта Синнән дә юк әйбәте, Инде кирәгең калмаса, Көт син, килер гайбәте. Синең иткән изгелегең Кылган яхшылыкларың, Аптырамыйм, бу - тормышның Капма-каршылыклары. Ит - изгелек, көт - явызлык, Шушы сүзне онытмыйм, Барыбер начар буласың, Күпме әйбәт булып та. Яхшылыкны онытмаган Дус-туганнар бар, беләм, Шак катып елап утырмыйм Гайбәт ишетсәм - көләм. Сөйлиләр икән - мин яшим, Теләгәннәр - хурласын, Кеше сүзе нәрсә инде, Мине Аллаһ зурласын! Үз дөресем - дөрес булгач, Нигә әле шак катыйм? Башымны горур күтәреп Үз юлымнан мин атлыйм. Дания Шарифуллина.

