Әнгам АТНАБАЕВ — 10 апреля 2026 г. в 14:48:28.252
Әнгам АТНАБАЕВ Горурлык Туган илем! Син бит минем өчен Хәтта җанын фида кылырлык Туган әнкәм кебек якын дисәм, Бу - төчелек түгел, - горурлык! Туган илем - минем җылы өем, Башка җирдә миңа урын юк , Дип шатлансам синдә яшәвемә, Бу - төчелек түгел, - горурлык!Г Туган илем - минем туган телем, Шушы телдән башка җырым юк, Дип җырласам әгәр җырларымда, Бу - төчелек түгел, — горурлык! Туган илем, синең үткән юлың - Минем юлым, башка юлым юк, Дип карасам барыр юлларыма, Бу - төчелек түгел, - горурлык!

