Фәнис Яруллин иҗаты — 10 апреля 2026 г. в 12:56:57.095
Фәнис Яруллин иҗаты *** Зур урында утырганда Эшең дә хак, сүзең дә хак. Сөйләшергә була анда Кеше күзенә туры карап. Тик кайвакыт була шулай - Шул урыннан төшкәч менә, Туры карап үтеп булмый Кешеләрнең күзләренә. *** Тормыш - көрәш. Кеше гомер буе Кайный шушы көрәш эчендә; Көчле белән бил алышу кирәк Көчсезлегең белер өчен дә.
1 070 просмотров

