Дөньякүләм "Әдәби марафон"ның 37 нче сезоны башланды. Ул 1-21 октябрь көннәрендә онлайн... — 1 октября 2026 г. в 15:17:56.993
Дөньякүләм "Әдәби марафон"ның 37 нче сезоны башланды. Ул 1-21 октябрь көннәрендә онлайн режимда үтәчәк. Ульяновск өлкәсендә яшәүче әдәбият сөюче милләттәшләребез җиң сызганып эшкә кереште. Алар 21 көн дәвамында матур әдәбият белән танышачак. Шатлыклы күренеш - марафонда катнашучы семберлеләр һәр сезонда арта бара. Аларның әйдаманы - Ульяновск шәһәре 21 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Муртазина. Марафонда катнашучыларга уңышлар телибез.