Ни белән үлчәнә үткән гомер? — 3 октября 2026 г. в 05:30:20.802
Ни белән үлчәнә үткән гомер? Йөргән юллар белән, уй чаткысы булып йөзгә төшкән юл-юл сырлар белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Менгән үрләр белән, үзән-үрләрендә йөргәнеңдә белгән серләр белән. Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән, кеше күңеленә орлык итеп салган сүзләр белән. Һәм өметләр белән! Йә табылган, йә тапталып калган… Гомерең алда – үлчәүләргә сыймас хыялларың барда. Саҗидә Сөләйманова