Кичә, 6 октябрьдә , "Өмет " газетасына ташламалы бәядән язылу буенча декада башланды.
Кичә, 6 октябрьдә , "Өмет " газетасына ташламалы бәядән язылу буенча декада башланды. "Өмет"кә язылырга ярдәм ит!" социаль акциясенә иң беренчеләрдән булып өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең бизнесменнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Камил Мусин кушылды. Милләт җанлы Камил Ислам улы Ульяновск шәһәрендә һәм Иске Кулаткы районында яшәүче барлык туганнарына, шулай ук Татар мәдәният үзәге белән “ТНВ” телеканалының Ульяновск филиалына (барлыгы 14 экземпляр) 2027 елның беренче яртыеллыгына подписка бүләк итте. Өлкәбез күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасын саклап калуга мөһим өлеш керткән өчен Камил Мусинга рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз һәм аңа, гаиләсенә исәнлек, уңышлар телибез.