Иртәгә, 9 октябрьдә, "Өмет"ебезнең чираттагы 1917 нче саны дөнья күрәчәк. Газетабызның ...
Иртәгә, 9 октябрьдә, "Өмет"ебезнең чираттагы 1917 нче саны дөнья күрәчәк. Газетабызның бу саны нинди яңалыкларга бай соң? Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских рәсми рәвештә вазыйфасына кереште. Яңа гына сайланган төбәк башлыгының инаугурация тантанасы “Губернаторский” мәдәният сараенда узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, татар краеведларының өлкә оешмасы җитәкчесе, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгат Фазулла улы Ахмедулловка 85 яшь тула. Ульяновск өлкәсенең Барыш районында “Зөя буе татарлары” фәнни-гамәли конференциясе узды. Татарстан Рес-публикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновскида булып китте. Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Тимерьюл районының “Боевое братство” оешмасы активистлары СВО геройларының гаиләләре, якыннары белән тыгыз элемтәдә торалар. Җомга вәгазен дә укымый калмагыз. Бу атнадагы вәгазебездә балаларыбызга тәрбия бирүнең кайбер мөһим якларына тукталып үтәрбез. Укучыларыбыздан килгән хатларны да кабул итәрсез дип уйлыйбыз.