Шәмсия Җиһангирова
Шәмсия Җиһангирова Яз иде бит әле, Яз иде бит! Кай арада сары көз җитте? Тәрәзәгә карап уфтанам мин: Булды да бетте, дип, Булды да бетте. Бала идем әле, Бала идем! Кайчан гомер уртасы җитте? Яшьлегемне сагынып уфтандым мин: Булды да бетте, дип, Булды да бетте. Үтеп китәр гомер, Үтеп китәр, Йөгереп кенә үткән яз төсле. Үкенмәскә иде, уфтанмаска! Булды да бетте, дип, Булды да бетте... Яз иде бит әле, Яз иде бит...
96 просмотров