Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА Әни! Гел әйтә идең бит: ”Ышан син, кызым, - дип,- Тән үлә, җан — бакый мәңгелек”. Төннәрен илаһи күкләргә багам да Мин сиңа эндәшәм илереп. Кылган эш-гамәлем, әхвәлем, хәлләрем Мәгълүмдер сиңа да. Мин беләм! Ышан син: үтәрмен фанины бары тик Син кушкан, өйрәткән юл белән. Җаныма нур өсти син биреп калдырган Намазлык, тәсбихың, Коръәнең. ...Киткәндә шушы өч бәһасез байлыкны Кызыма калдырып китәрмен!