Мәркәзебез Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Бөтендөнья татар конг...
Мәркәзебез Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге чарада Ульяновск өлкәсеннән мәртәбәле делегация – “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, редакциянең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова һәм “Күмәк көч” газетасының баш мөхәррире Сабира Абитова катнаша. Иң әүвәл илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 50дән артык журналист Иске татар бистәсенең Каюм Насыйри урамындагы “Мирас” кунакханәсенә урнаштык һәм Татарстан башкаласының нәкъ үзәгендә – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры белән күршедә генә урнашкан Бөтендөнья татар конгрессына юл алдык. Безне конгрессның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов колач җәеп, ачык йөз белән каршы алдылар. Оештыручылар каләм ияләре өчен бүләкләр дә әзерләп куйган. Беренче эш көне башланып китте . Иң беренче булып форум делегатларын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татмедиа агентлыгы җитәкчеләре сәламләде. Безне бик тә кызыклы очрашулар, остаханәләр көтә.